№ 1 |
“Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 25.1, 56 статьялары, “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законының 35 статьясы нигезендә, 2019 нчы елның 24 нче ноябрендә узган гражданнар җыенында “2020 нче елда Аксубай муниципаль районы МЮД авыл җирлеге территориясендә поселогы Пионер яшәү урыны буенча теркәлгән һәр балигъ булган кешедән, I группа инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм көндезге бүлектә укучы студентлардан гайре, 500 сум күләмендә үзара салым кертүгә килешәсезме?” мәсьәләсе буенча гражданнар җыены нәтиҗәләре белән беркетмә төзелде.