Порталда яңа мәгълүмат

25.11.2024
1 | КАРАР (РЕШЕНИЕ) Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Эзмә авыл җирлеге составына керүче Эзмә торак пунктында гражданнар җыены нәтиҗәләре турында 28.10.2024 № 1 2003 елның 6 октябрендәге № 131-ФЗ «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 25.1, 56 статьялары, 2004 елның 28 июлендәге 45-ЗРТ номерлы «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законының 35 статьясы нигезендә, Саба муниципаль районы Эзмә авыл җирлеге Уставының 23 нче маддәсе, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Эзмә авыл җирлеге Советының 17.12.2021 елның 29 номерлы «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Эзмә авыл җирлеге составына керүче торак пунктларда (торак пункт территориясе өлешендә) гражданнар җыенын әзерләү һәм үткәрү тәртибе турында Нигезләмәне раслау хакында» карарына таянып, 2024 елның 28 октябрендә узган гражданнар җыенында «2025 нче елда Саба муниципаль районы Эзмә авыл җирлегенә керүче Эзмә торак пунктында, яшәү урыны буенча Саба муниципаль районы Эзмә авыл җирлегенең Эзмә торак пункты составына теркәлгән һәр балигъ булган кешедән 500,0 (биш йөз) сум күләмендә үзара салым кертүгә килешәсезме?» мәсьәләсе буенча гражданнар җыены нәтиҗәләре белән беркетмә төзелде һәм җыелган акчаларны конкрет тоту юнәлешенә җибәрү турында: - Җир асты суларының табигый чыгу урыннарын (чишмәләрне) төзекләндерү (измә торак пунктындагы чишмәне ремонтлау һәм аңа якын территорияне төзекләндерү). Гражданнар җыены нәтиҗәләре турындагы беркетмә нигезендә: Җыенда катнашучылар исемлегенә сайлау хокукына ия булган, гражданнар җыенына 268 кеше кертелгән, җыенда катнашучылар саны 160 кеше тавыш бирүдә катнашты. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча халык җыенында катнашучыларның тавышлары түбәндәгечә бүленде: «Әйе» позициясе өчен халык җыенында катнашкан 160 кеше тавыш бирде; «Юк» позициясе өчен җыенда катнашучы 0 тавыш бирде. Бәян ителгәннәрдән чыгып, халык җыены карар итте: Саба муниципаль районы Эзмә авыл җирлеге составына керүче Эзмә торак пунктында халык җыенын үткән дип танырга, халык җыены нәтиҗәләре – чын мәгънәсендә дип танырга. 1. «2025 нче елда Саба муниципаль районы Эзмә авыл җирлеге Эзмә торак пунктында Саба муниципаль районы Эзмә авыл җирлеге составына керүче Эзмә торак пунктында яшәү урыны буенча теркәлгән һәр балигъ булган кешедән 500,0 сум күләмендә үзара салым кертүгә” һәм алынган акчаларны җирле әһәмияттәге киләсе мәсьәләне хәл итүгә юнәлдерүгә килешәсезме? - дигән сорау буенча: - Җир асты суларының табигый чыгу урыннарын (чишмәләрне) төзекләндерү (измә торак пунктындагы чишмәне ремонтлау һәм аңа якын территорияне төзекләндерү). 2. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында http://pravo.tatarstan.ru адресы буенча һәм Саба муниципаль районы Эзмә авыл җирлегенең рәсми сайтында http://saby.tatarstan.ru/izma адресы буенча һәм авыл җирлегендә урнашкан информацион стендларда урнаштырырга. 3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Эзмә авыл җирлеге башлыгына, Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары Регистрына кертү өчен җибәрергә. Халык җыенында рәислек итүче, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Р.Г.Әхмәтов

Битләр: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>

2024 ел.

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
     1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30  
Официальный портал правовой информации Республики Татарстан Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталы. 2013-2024 гг. Элемтә, информацион технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү
Федераль хезмәтендә (Роскомнадзор) массакүләм мәгъчарасы итеп теркәлгән. Гамәлдәге таныклык номеры – 2014 елның 12нче декабреннән ЭЛ № ФС 77 – 60244.
Гамәлгә куючы— Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты.
Редакция белән элемтә өчен: тел.+7(843)222-60-41, e-mail: minjust@tatar.ru, баш мөхәррир – Э.И. Слепнева